Бүген республиканың яшь буынына Ватаныбызны чәчәк атучы, имин, куәтле итәргә зур бурычлар йөкләнде. Әлеге игелекле эшчәнлеккә Зәй муниципаль районының эшләүче яшьләре дә үз өлешен кертә. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән 2019 ел алдыннан, җитештерү хезмәтенең абруен һәм ролен күтәрү, яшь белгечләрнең теоретик һәм практик белемнәрен тикшерү, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ базасында һөнәре буенча иң яхшы белгечләрне билгеләү максатыннан, яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы " исеменә конкурс уза. Зәй районының иң эре һәм алдынгы предприятиеләреннән - «Аккурайд Уилз Руссиа " ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ, «Зәй шикәре» ААҖ, «ТатЭк» ҖЧҖ , Зәй политехник көллияте студентлары 8 компетенция буенча җиңүгә дәгъва кыла: слесарь – ремонтчы, токарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, автомат машиналарда эретеп ябыштыручы, электромонтер, слесарь-инструментальщик, инженер – технолог, инженер-конструктор. Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов та сәламләде. Ул үз чыгышында районның, республиканың һәм тулаем илнең социаль - икътисади үсешендә эшче һөнәрләренең әһәмиятен билгеләп үтте, яшь белгечләрне сайланган һөнәрләргә тугры калырга чакырды һәм уңышлар теләде. Муниципаль этапта җиңүчеләргә республика һөнәри осталык конкурсында катнашу мөмкинлеге туа һәм инде Казанда «Һөнәре буенча иң яхшы " исеме өчен көрәшергә туры килә.