15 декабрь көнне «Зәй спорт-сәламәтләндерү комплексы”нда көрәш буенча яңа елга багышланган район беренчелеге булып узды. Нәтиҗәләр: 2003-2004 елда туганнар арасында, 45 кг. га кадәрле авырлык категориясендә: 1 урын-Фирстов Данил (Поручик), 2 урын-Уразманов Булат (Бигеш), 3 урын - Рахманов Динар (Бигеш). 50 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Арсланов Нияз (Бигеш), 2 урын-Петров Никита (Сәвәләй), 3 урын - Пирогов Данил (5 нче мәктәп). 55 кг. авырлык категориясендә: 1 урын-Зарипов Александр (Сәвәләй), 2 урын-Камалиев Инсаф ( Аксар), 3 урын-Самилкин Евгений. 65 кг. авырлык категориясендә: 1 урын-Идиатуллин Рафаил ( Бигеш), 2 урын - Максимов Рөстәм (Сәвәләй), 3 урын - Долгополов Антон (Сәвәләй). 70 кг. авырлык категориясендә: 1 урын-Гыйниятуллин Әлмир (Сармашбаш), 2 урын-Зиннатов Салават (Аксар). 70 кг. нан артык авырлык категориясендә: 1 урын - Уразайкин Алексей (Сармашбаш), 2 урын - Аксаков Илнар ( Сәвәләй), 3 урын - Гыйбадуллин Алмаз ( Поручик). 2005-2006 елларда туганнар арасында, 35 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Ибраһимов Шамил (Бигеш), 2 урын - Латыйпов Илдар ( Бигеш), 3 урын - Зарифуллин Илдар (Бигеш). 40 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Гыйззатуллин Динар (Бигеш), 2 урын - Емельянов Валерий ( Бигеш), 3 урын - Баязитов Сергей (Аксар). 45 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Мельников Эльвир (Поручик), 2 урын - Нуруллин Реназ ( Сармашбаш). 50 кг. авырлык категориясендә: 1 урын-Талыйпов Алмаз ( Бигеш), 2 урын - Аверьянов Виталий (Бигеш), 3 урын - Москов Булат ( Сәвәләй). 50 кг. нан артык авырлык категориясендә: 1 урын – Антонов Юлиан (Бигеш), 2 урын-Хантимеров Руслан ( Бигеш), 3 урын-Степанов Александр (Бигеш). 2007 елгы һәм алардан кечерәкләр арасында, 35 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Тучин Руслан ( Мәлем), 2 урын-Милочкин Никита ( Поручик), 3 урын-Масленкин Алексей ( Бигеш). 28 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Кәлимуллин Кәрим ( Сармашбаш), 2 урын - Чернов Данил ( Сәвәләй), 3 урын - Слепцов Илья (Сәвәләй). 25 кг. авырлык категориясендә 1 урын – Сәйфуллин Азамат (Мәлем), 2 урын - Баязитов Дмитрий (Аксар), 3 урын – Хәбриев Айбулат (Сармашбаш). 45 кг. нан артык авырлык категориясендә: 1 урын – Фәхретдинов Илдус ( Мәлем), 2 урын – Шәйдуллин Илназ ( Бигеш), 3 урын - Исаков Глеб (Поручик).
Бүген яңа шәһәрнең урман массивында яктыртылган трассада чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар узды. Ярышларда чаңгы спорты ветераннары, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр мәктәпләре һәм татар гимназиясе, Зәй политехника көллияте, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм авыл җирлекләре командалары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Үзенең чыгышында ул чаңгы спортының файдасы турында сөйләде: «Әйләнә-тирәдәге кышкы ландшафттан ләззәт алу үзе үк сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, иммунитет ныгый бара, йөрәк яхшырак эшли башлый, мускуллар ныгый, артык авырлык китә», - диде ул һәм барлык катнашучыларга яхшы кәеф, чаңгы юлында уңышлар теләде. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Әлеге чара Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре идарәсе һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә оештырылды.
Бүген хакимияттә С. А. Хватков рәислегендә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча, иҗтимагый совет утырышы узды. Утырыш эшендә муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 2018 елда бәйсез бәяләүдә 47 белем бирү оешмасы-10 төп мәктәп, 12 урта мәктәп, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Иң күп балларны Сарсаз-Багряж, Бохарай, 2,4,7,6 нчы мәктәпләр, Түбән- Биш мәктәбе, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, балалар сәнгать мәктәбе һәм мәктәпкәчә учреждениеләр: «Аленка», «Уймак кыз», «Бөртек», «Энҗе», «Кояшкай» алды. Зәй муниципаль районында, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү, районның алты мәдәният учреждениесе буенча үткәрелде. Район мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениеләренең баллар саны буенча оешма рейтингы түбәндәгечә төзелгән: "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесе, “Зәй балалар музыка мәктәбе", "Энергетик" мәдәният йорты”, "Зәй туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет учреждениясе, кино бюджет учреждениесе, район мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениясе.
Бүген "Нива" ҖЧҖ сөт-товарчылык комплексында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында терлекчелек тармагы эшен карау буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук «Агрокөчләр» акционерлык җәмгыятенең терлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары Л.Ө.Сыйтдиков, Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Ф. Г. Исламов, бүлекчә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, агрофирма директорлары һәм белгечләре катнашты. Район башлыгы үзенең терлекчеләр алдында ясаган чыгышында, игенчеләрнең эш башкару тәртибен үрнәк мисал итеп китерде, аларның чәчү, урып-җыю кебек аеруча җаваплы эшләрне, билгеләнгән вакыт кысаларына сыешып аерым план буенча башкаруларын ассызыклады һәм нәтиҗәләренең дә уңай булуын билгеләп үтте. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелекнең ноябрь ае буенча һәм 2018 елның 11 аенда җитештерелгән күрсәткечләре турында фикер алыштылар һәм 2019 елга яңа бурычлар билгеләделәр. Агрофирма бүлекчәләрендә малларны тукландыру тиешле нормаларга туры килүе турында да билгеләп үтелде. Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләренә алдагы көннәрдә башкарылачак эшләргә йөкләмә бирде.
12 декабрь көнне "Безнең вакыт" клубы кысаларында, "Энергетик" мәдәният сараенда " Син Россияне беләсеңме?» дип аталган викторина үтте. Чараның максаты - үз хокукларын һәм бурычларынны өйрәнүгә кызыксыну уяту, үз ил законнарына һәм дәүләт символикасына ихтирам тәрбияләү, «Закон, тәртип, хокук»төшенчәләрен формалаштыру. Викторина уен формасында үткәрелде. Чара барышында балаларга Россия Федерациясенең төп норматив хокукый акты, аны булдыру тарихы турында сөйләделәр. Алынган мәгълүматларын ныгыту өчен балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында "РФ Конституциясе"дигән социаль ролик күрсәтелде.
Россия Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрү кысаларында, “Космос” кинотеатрында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләренә багышланган « ХХІ гасыр - азатлык һәм җаваплылык » кино дәресе үткәрелде. Анда 3 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балалар илебезнең төп законы- Конституция белән тулысынча таныштылар.