11-13 гыйнвар көннәрендә "Ялта-Зәй" үзәгендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында чаңгы спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза. Бүген беренчелекнең тантаналы ачылышында катнашучыларны район башлыгы Р. Г. Кәримов исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков сәламләде һәм чаңгы ярышларында уңышлар теләде. 12 гыйнварда егетләр һәм кызлар классик стильдә 5 һәм 3 км. га, 13 гыйнварда ирекле стильдә кызлар 5 км.га, егетләр 10 км.га ярышачаклар.
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы буенча бүлегендә 2018 елда оператив - хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш узды, анда район башлыгы Р. Г. Кәримов, Зәй шәһәре прокуроры Р. Р. Кәримов, суд рәисе Р. Р. Хәкимов катнашты. Бүлек эшчәнлеге турындагы хисап белән бүлек җитәкчесе-полиция майоры А. Н.Фәсхетдинов чыгыш ясады. Утырыш йомгаклары буенча законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Җыелыш аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлегенең дәүләт техник карау һәм автомотранспорт чараларын теркәү төркеме юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы полиция өлкән лейтенанты Алексеев Федор Иванович, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив кизү частенең полиция өлкән лейтенанты Нәфыйков Фәнис Фидәрис улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге эксперт-криминалистика төркеменең эксперт полиция лейтенанты Ахунҗанова Рәлия Рафаил кызы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Фәсхетдинов Айдар Назыйф улы Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары-тикшерү бүлеге башлыгы Хафизов Рөстәм Расих улына юстиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге штаб башлыгы Кәбиров Ринат Нурислам улына Эчке хезмәт подполковнигы дигән урта һәм өлкән җитәкчеләр составының махсус исемнәре бирелде.
11 гыйнвар көнне мәктәп тавында конкурс-уен программасы узды. Анда 1 нче мәктәпнең 4 «А» сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында укучыларга бәйрәмнең тарихын өйрәнү, халык йолалары белән танышу мөмкинлеге бирелде, бу аларда зур кызыксыну уятты. "Ике Суык", " Убырлы карчык» уеннары уйнадылар һәм үз язмышларын сынап карадылар. Чара бик мавыктыргыч узды.
19 гыйнварда Казан дәүләт циркы аренасында дәртле һәм гаҗәеп спорт-музыкаль шоу – «Манзара»спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак. Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нүрзәдә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина һәм башка талантлы җырчылар чыгыш ясаячак. «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен, Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре Сабантуй батырлары һәм Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре ‒ профессиональ спортчылар, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәле турнирларда җиңүчеләр чакырылды. Тамашачылар өчен төп бүләк-сатып алынган билетлар буенча яңа Lada Granta автомобиле уйнату! Билет бәясе 700 сумнан алып 1200 сумга кадәр. Билетлар сатып алу турында мәгълүмат сайтка урнаштырылган: www.manzarakzn.ru. Чара татар мәдәниятен саклап калу, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
«Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында Бөтенроссия конкурсын оештыра. Конкурс авыл торак пунктын комплекслы үстерү проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен үсеш командаларын сайлап алу максатында үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле төбәкләрдә үсеш командалары сайлап алыначак, алар 2019 ел дәвамында конкурста катнашачак. Төрле магистраль темалар буенча халыкара форматтагы укулар узачак. Авыл торак пунктларының комплекслы үсеше проектларын эшләү һәм тормышка ашыру буенча эксперт ярдәме алачаклар. Үз территорияләре өчен инвестицияләр эзләү максатында федераль һәм региональ компанияләр катнашында инвест-сессияләрдә катнашачаклар. 2019 елның октябрендә авыл инициативалары форумы кысаларында үз эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәкләр. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2019 елның 13 гыйнварына кадәр skharakhashyan@rssm.su. электрон адресына җибәрергә кирәк.