Казанда «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

19 гыйнварда Казан дәүләт циркы аренасында дәртле һәм гаҗәеп спорт-музыкаль шоу – «Манзара»спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак. Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нүрзәдә, Иван Громов, Динар Шәймәрданов, Римма Никитина һәм башка талантлы җырчылар чыгыш ясаячак. «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен, Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре Сабантуй батырлары һәм Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре ‒ профессиональ спортчылар, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәле турнирларда җиңүчеләр чакырылды. Тамашачылар өчен төп бүләк-сатып алынган билетлар буенча яңа Lada Granta автомобиле уйнату! Билет бәясе 700 сумнан алып 1200 сумга кадәр. Билетлар сатып алу турында мәгълүмат сайтка урнаштырылган: www.manzarakzn.ru. Чара татар мәдәниятен саклап калу, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International