Зәй шәһәрендә 2006-2007 елгы командалар арасында яшь хоккейчыларның “Алтын алка» Клубы призына Бөтенроссия ярышларының республика этабына старт бирелде
2019 елның 11 гыйнвары, җомга
11 гыйнварда “Яшьлек» боз сараенда 2006-2007 елгы командалар арасында «Алтын алка» Клубы призына яшь хоккейчылар арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы ачылды. Ачылу тантанасында физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Р. Р. Мәүләвиев, «Яшьлек " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ә. Г. Сөләйманов катнашты. Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Җәлил, Баулы, Азнакай, Зәй шәһәрләре командалары катнаша.
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла.