Зәйдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгын лаеклы ялга озаттылар

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Атлас Галиәхмәтов 40 ел гомерен Зәй районы авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлады. 9 гыйнварда үткән аппарат киңәшмәсендә Атлас Галиәхмәтовка лаеклы ялга китү уңаеннан, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Атлас Нургатаевич-Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булган шәхес. 40 ел гомерен ул районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә багышлады, шуның 22 елын ул авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булып эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International