Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй муниципаль районына килде. Эш сәфәре кысаларында, Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Разиф Кәримов озатуында узган елның декабрендә ачылган яңа агросәнәгать паркында булды. Биредә сатып алучылар ит һәм сөт продукциясен, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, икмәк-күмәч эшләнмәләрен сатып ала алалар. Товарлар җирле җитештерүчеләрдән дә, Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм башка районнардан да килә. Сәүдә залы халыкка алты көнлек эш атнасы режимында хезмәт күрсәтә. Шулай ук Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча сынау мәйданчыгы эшләтеп җибәрелде. Ит цехы тәүлеккә 2,5 тонна, яшелчә – 2 тонна тәшкил итә, ә ярмаларны һәм сыек продуктларны тутыру цехы көнгә 5 тоннага исәпләнгән. Төрелгән азык-төлек товарлары Агросәнәгать паркында да, сәүдә челтәрләре аша да сатыла. Аннары Рөстәм Миңнеханов Зәй үзәк район хастаханәсенең капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Модернизацияләү кысаларында поликлиниканы, диагностика корпусын һәм операция блогын тулысынча яңарттылар. Татарстан Президенты яңартылган хастаханә биналарын карады, учреждение җитәкчелеге белән сөйләште. «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районы Советы утырышында катнашты, аның барышында 2018 елда муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Районның 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары белән район башлыгы Разиф Кәримов таныштырды. Өстәмә доклад белән «Аккурайд-Уилз Руссиа» ҖЧҖ башкарма директоры Илья Давыдов, «Зәй» агрофирмасы директоры Ирек Хөснетдинов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Зәй муниципаль районын динамик үсештәге район дип атады, кайбер шәһәр предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең алдынгы, җайга салынган эшен билгеләп үтте, шулай ук кече һәм урта бизнесны, авылда кече хуҗалыкларны үстерү эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Президент районда демографик хәлгә һәм үзәк район хастаханәсенең кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә игътибар итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны агымдагы елда гамәлгә ашырылачак: җәйге сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү, өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә урыннар булдыру кебек яңа программалар белән дә таныштырды. 2020 ел Татарстан Республикасы өчен юбилей елы булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов зәйлеләрне ТАССРның 100 еллыгын яңа хезмәт казанышлары белән каршыларга чакырды. Зәй муниципаль районы Советының кырык беренче утырышы эшендә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Е. В. Вяльбе, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ф. Г. Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И. Ю. Әминов, “Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры И. Ш. Фәрдиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.