Район мәдәният йортында 4нче сыйныф укучылары өчен "До-соль-ка" музыкаль-уен программасы үткәрелде. Уенда катнашучыларга 4 тур узарга кирәк иде. Дүртенче турда беренче,икенче һәм өченче турда җиңүчеләр уйнады. Балалар бик теләп көй таптылар һәм Россия мультфильмнары җырларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чарада 16 кеше катнашты.
Узган ел мәшгульлек һәм социаль яклау органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйле бер шикаять тә булмады. Бу районда әлеге юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә. Моның хакында бүген Зәй муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Зәй районындагы мәшгульлек һәм социаль яклау органнарының еллык киңәшмәсе барышында белдерде. Анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга планнар билгеләнде. Мәшгульлек өлкәсендәге эшчәнлек турында Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хезмәтнең нәтиҗәлелеге халыкны эш белән тәэмин итү күрсәткеченнән чыгып бәяләнүе турында ассызыклады. 2018 елда эш эзләп 900 артык кеше мөрәҗәгать итте, аларның 80% эшкә урнашты, бу 2017 ел белән чагыштырганда 13% артыграк. “Узган ел башында район предприятиеләрендә барган кыскартулар аркасында, эшсезләр саны югары иде. Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан чаралар күрелде. Нәтиҗәдә эшсезләр саны ике тапкыр кимеде һәм 2019 елның 1 гыйнварына бу сан 125 кеше тәшкил итә иде”, - дип белдерде Екатерина Андреева. Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, мәшгульлек хезмәте район өчен әһәмиятле структура. “Сез инвалидларны, балигъ булмаган балаларны хезмәт белән тәэмин итү кебек мөһим юнәлешләр буенча да эш алып барасыз”, - диде Илнар Хафизов. Аның билгеләвенчә, быел да сәламәтлеге буенча чикләүләр булган кешеләрне квоталы эш урыннарына урнаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә булачак. Моннан тыш, Илнар Хафизов 2 ноябрь көнне шәһәрдә узган һөнәри юнәлеш буенча беренче Зәй форумын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт белдерде. “Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Мәктәпне тәмамлаганда балалар нинди юнәлеш буенча китәселәрен белергә тиеш”, - диде ул. Эш бирүчеләрнең мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлеге хакында “Зәй су каналы” ҖЧҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Никифорова сөйләде. Үзәк тәкъдиме белән предприятие төрле программаларда катнашып килә. Әйтик, һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны эшкә урныштыру, инвалид бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны булдыру, сәламәтлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү програмаларында. Әлеге эшне Башкарма комитет җитәкчесе югары бәяләде һәм “Зәй су каналы”ның калганнар өчен үрнәк булуы хакында белдерде. Социаль яклау бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җитәкчесе Эльмира Хуҗина сөйләде. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид 19 кеше, 142 тол хатын, 600 тыл хезмәтчәннәре һәм 3 меңнән артык инвалид исәптә тора. Эльмира Хуҗина социаль ярдәм формалары турында искәртте, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре өчен субсидияләр, беренче бала туган өчен аклата түләүләр буенча саннар китерде. Әйтергә кирәк, 2018 елда мондый ярдәмне Зәй районында 72 хатын-кыз алды. Моннан тыш, федераль ярдәмнән кала Татарстанда авылда яшәүче әниләр өчен өстәмә түләүләр каралган. 36 кешегә 2 миллион сумнан акча бүлеп бирелгән. “Шатлык” үзәге тарафыннан 4,5 меңнән артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 23% артыграк, дип хәбәр итте директор Людмила Симонова. Моңа, аерым алганда, ерак урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне социаль ярдәм белән тәэмин итүне арттыру хисабына ирешеп булган. Быел үзәк инвалид балаларга һәм авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча проект гамәлгә ашырырга уйлый, әмма әлегә финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге мәсьәлә каралачагы хакында белдерде. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларга күрсәтелүче социаль ярдәм турында “Шатлык” үзәге җитәкчесе Гүзәлия Корбатова сөйләде. 2018 елда белгечләр тарафыннан 532 кешегә хезмәт күрсәтелгән.Киңәшмәне төгәлләп, Башкарма комитет җитәкчесе хезмәт сыйфатын саклау турында ассызыклады һәм профессиональ эшләре өчен тармак хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйтте. Эшләрендә югары уңышларга ирешкән өчен Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Антонина Бесшапкина Зәй муниципаль районы башлыгы мактау грамотасы, ә хезмәт белән тәэмин итү һәм махсус программалар бүлеге әйдәп баручы инспекторы Эльвира Степанова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2019 елның 6 февралендә 14.00 сәгатьтә хакимиятнең киңәшмәләр залында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әминов Илшат Юныс улы гражданнарны шәхси кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон 8(85558) 7-30-94.
31 гыйнвар көнне 16.30 сәгатьтә "Теремкәй» балалар бакчасында «Гаиләдә юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.Чарада Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары А.Л.Михеев һәм «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Зәй районындагы бүлек башлыгы В.В.Иванов катнашты. Вадим Валентинович юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киемдә яктылыкны кайтаручы элементларның мөһимлеге турында сөйләде, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына смайликлар бүләк итте. Җыелыш барышында махсус балалар утыргычыннан башка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып йөрүнең күңелсез нәтиҗәләре турында «Туфелька " фильмы күрсәтелде, ата-аналар белән викторина уздырылды, җыелышта катнашучыларга мәктәпкәчә учреждениенең юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен кисәтү буенча эше турында мәгълүмат җиткерелде.