Зәй предприятие һәм оешмаларында пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территория комиссиясе әгъзалары “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте филиалы – Зәй ГРЭСында булды. Искәртик, комиссия составына мәшгульлек хезмәте һәм район Башкарма комитеты белгечләре керә. Бүген Зәй ГРЭСында пенсия яшенә җитүче тугыз дистәгә якын хезмәткәр исәпләнә. Аларның күбесе очрашуда катнашты. Халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева предприятие хезмәткәрләренә аларның хезмәт хокуклары турында сөйләде, якларның җаваплылыклары турында искәртте. Гражданинның пенсия яшенә җитеп килүе аңа хезмәт хокуклары һәм ирегендә чикләүләр куюга сәбәп була алмавына аерым басым ясалды. Шулай ук Ольга Лаптева әлеге категория гражданнарны сәбәпсез эштән куйган өчен хезмәт бирүчеләргә карата җаваплылык көчәйтелүе хакында ассызыклады. Моннан тыш, очрашу барышында мәшгульлек хезмәте белгечләре пенсия яшенә җитеп килүче эшсез гражданнар өчен күрсәтелүче хезмәтләр турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.