Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 1 марттан икмәккә бәяләр арту хакында социаль челтәрләрдә хәбәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, икмәкнең социаль төрләренә бәяләр белән бәйле хәлне контрольдә тотуы турында хәбәр итә. Ипинең социаль төрләренә: 1 сортлы ак икмәк, «Сельский» һәм «Дарницкий» сортларына бәяләрнең артуы фаразланмый. Бу максатларда 2018 елда ТР икмәк пешерү предприятиеләренә 38,4 млн.сумлык субсидия бирелде, 2019 елда 41,1 млн. сум күләмендә акча каралган.