Зәйдә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе
Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды. 8 оешма һәм предприятие сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган, социаль ярдәмгә мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлык кичерүче гражданнар өчен эш урыннары тәкъдим итте. Аерым алганда, пенсия яшенә җитеп килүчеләр, ялгыз һәм күп балалы ата-аналар, ятим балалар һәм белем бирү йортларын тәмамлаган 18-20 яшьлек үсмерләр өчен вакансияләр бар иде. Ярминкәне халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева ачты. Үз чыгышында ул Зәй районының хезмәт базары торышы турында сөйләде, аннан соң оешма-предприятие вәкилләре вакансияләр белән таныштырды. Эш урыннары буенча тәкъдим Зәй районы белән генә чикләнми. Ольга Лаптева вакытлыча эшкә урнашу максатыннан, эшсезләргә икенче урынга күчүдә ярдәм күрсәтү хезмәте турында искәртте. Бүген Казан шәһәрендә “Метроэлектротранс” МУПдә кондуктор вакансиясе ачык. Мәшгульлек хезмәте җитәкчесе ярминкә ярдәмендә эшсезләр лаеклы эш урыны, ә эш бирүчеләр әйбәт хезмәткәр табар, дип өмет белдерде. Әйтергә кирәк, ярминкәдә күпчелек эшче һөнәрләр тәкъдим ителгән иде. Зәй урман хуҗалыгына форвардер операторы, “Нива” хуҗалыгына терлекчеләр һәм машина ярдәмендә сыер саву операторы, “Зәй су каналына” насос җайланмалары машинисты, “Зәй шикәре” ААҖнә ярдәмче, “Зәй крекеры” кондитер фабрикасына төрүче, “Техно” заводына йөк төягеч машинасын йөртүче, ә “Дружная семейка” балалар бакчасына – җыештыручы кирәк.Ярминкәгә килүче дүрт дистәгә якын кешегә консультация күрсәтелде, эш бирүчеләрнең вәкилләре алар белән әңгәмә уздырды, кайбер кандидатларга алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде. Бүген Зәй халык мәшгульлеге үзәге базасында 223 вакансия бар. Эш урыннары турында тулырак мәгълүматны 8 (8555)8 7 15 43 телефоны аша яки Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37 б йорты адресы буенча алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International