Яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау атналыгы бара

2019 елның 26 феврале, сишәмбе
2019 елның 20-28 февралендә Зәй муниципаль районында социаль – тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау, наркотиклар куллануны булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы бара. Аның кысаларында район җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре катнашында укучылар өчен күп кенә кызыклы чаралар планлаштырылган. Беренче атна, Зәй 6 нчы урта мәктәбе базасында «Ягез әле, егетләр» хәрби-спорт уеннары финалын үткәрүдән башланып китте. Ярышлар мәгариф идарәсе, район башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ җитәкчелегендә үтте. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, хәрби чакырылыш башлыгы Юрий Гурьянов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм башкалар каршы алды. Егетләр күтәрелү, пневматик винтовкадан ату, противогаз кию, Калашников автоматын җыю һәм йөгерү буенча көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны 3нче мәктәп командасы, 2нче урынны татар гимназиясе алды, 3нче урынны 7нче һәм 6 нчы мәктәп командалары бүлеште. Авыл мәктәпләре арасында Түбән Биш мәктәбе командасы җиңде, Якты Күл командасы икенче булды, Сарсаз-Баграж һәм Аксар мәктәпләре командалары өченче урынны бүлеште. Шушы көннәрдә политехник көллиятенең беренче курс студентлары түгәрәк өстәл артында прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, җинаять башкарма инспекциясе вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре белән әхлакый һәм патриотик тәрбия турында сөйләштеләр. 26 февраль көнне " Энергетик» мәдәният сараенда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, көч структуралары вәкилләре шәһәр мәктәпләре укучылары активы белән ачык диалогта катнаштылар. Чарада хокукый белемнәр, әхлакый һәм рухи тәрбия мәсьәләләре кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International