Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үткәннәргә сәяхәт" оештырдылар

2019 елның 26 феврале, сишәмбе
25 февраль көнне район мәдәният йортының тамаша залында 1 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен "Үткәннәргә сәяхәт" исемле халык костюмнары күрсәтү оештырылды. Экспозиция Татарстанда яшәүче төрле халыкларның костюмнарыннан һәм милли киеменнән торды. Балаларны тукыманың төп төрләре, аны эшкәртү һәм буяу ысуллары белән таныштырдылар. Шулай ук алар төрле халыкларның баш киемнәре турында тарихи мәгълүмат белән таныштылар. Кием-салым тарихына экскурсия, үткәннәргә кайту балаларда туган як тарихына кызыксынуны арттыра, алга таба да мондый чараларда катнашырга этәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International