Зәйдә яшәүчеләрне «Иске Зәй-крепость шәһәре» проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуына чакыралар

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе
27 февральдә 17.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр «Энергетик» мәдәният сараенда (Энергетиклар урамы, 6а йорт адресы буенча) «Иске Зәй – крепость шәһәре»проекты буенча иҗтимагый фикер алышу булачак. Якын тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм бина милекчеләрен, арендатор, активистлар һәм җирле җәмгыять вәкилләрен, эшкуарлар һәм бу урынның киләчәге битараф булмаган барлык кешеләрне фикер алышуга чакырабыз. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк. Проект белән алдан түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://zainsk.tatarstan.ru/rus/plyazh-v-mkr-zainsk-2-respublika-tatarstan-g-zains.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International