ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2025 ел
җомга
2020 елдан Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү «Үсеш ноктасы» үзәге эшли. 2024 елда гимназиядә укучыларның социаль активлыгын стимуллаштыру максатында "Нур" матбугат үзәге эшли башлады. Әлеге проект уку эшчәнлегенә иҗади һәм актив мөнәсәбәт тәрбияләүгә, гуманистик принциплар һәм кыйммәтләр аңын формалаштыруга, шулай ук көндәлек тормышта этик нормаларны үтәү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында түбәндәге чараларга гаризалар кабул итә башлады:
12-13 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Атказанган спорт мастеры И.С.Үтробин призы» республика чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Зәйдән олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты.
Зәй шәһәренең 9 нчы коррекцион мәктәп-интернатында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Синең исемең, каһарман, данлыйбыз» дигән музей дәресе узды. Күңел җылысы белән сугарылган очрашу балалар өчен батырлык дәресе генә түгел, ә батырның үзе белән күзгә – күз очрашу мөмкинлеге дә булды.

13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе
12 мартта Зәй үзәк китапханәсендә "Россия геройлары турында" тематик әңгәмә узды, анда Виктор Михайлович Никифоров җитәкләгән "Гвардия" хәрби-патриотик клубына йөрүчеләр килде. Чарада 2 нче мәктәпнең 7 «А» һәм 7 «Б» сыйныф укучылары катнашты.
Бүген Түбән Биш авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
2025 елның 13 мартында районга шәһәр мәктәпләренең берсендә урнаштырылган шартлаткыч җайланмалар турында хәбәрләр килде. Укучылар һәм персонал ашыгыч рәвештә эвакуацияләнде.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә.

12
март, 2025 ел
чәршәмбе
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә «Яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына республика идарә командалары форумы узды. Форум «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылды.
2025 елның 10 мартында «Республика олимпиада үзәге»нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында рус телендә белем алучы мәктәпләрдә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International