Бүген Мирный бистәсендә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Петрова Клавдия Платоновна, гаиләсе белән 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны Зәй муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Н.И.Шипков һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Клавдия Платоновна тумышы белән Самарцево авылыннан. Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшли, терлекчелектә эшләп лаеклы ялга китә. 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүген аның адресына иң җылы теләкләр, матур җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г. Акатьев рәислегендә, Зәй муниципаль районы башлыгы каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация Советының чираттагы утырышы узды. Координация Советының көн тәртибенә Зәй муниципаль районында экстремистик күренешләрне кисәтү һәм булдырмау буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге эше, Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, "Зәй муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" муниципаль программасын үтәү буенча "Кояшкай" балалар бакчасы эше, Зәй муниципаль районында яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе эше турында сораулар кертелгән иде. Докладлар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Симцов Алексей Николаевич, "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Әгъзамова Лилия Рифат кызы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Ревина Светлана Юрьевна чыгыш ясады. Эш нәтиҗәләре буенча Координация Советы әгъзалары тиешле карарлар кабул иттеләр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы В. Г. Акатьев Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча үзенең тәкъдимнәрен әйтте.
Тревога буенча Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә хезмәткәрләрне һәм бирегә килүчеләрне эвакуацияләделәр. Шул рәвешле учреждение янгын чыккан вакытта эшләү планын һәм кисәтү системасын сынап карады. Көннең беренче яртысында хезмәткәрләр өчен “Янгын белән бәйле гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына өйрәнүләр узды. Көннең икенче яртысында кисәтү системасы эшли башлады, хезмәткәрләр оператив рәвештә чаралар күрде. Санаулы вакыт эчендә объекттагы кешеләр эвакуацияләнде. Мәшгульлек хезмәте җитәкчесе өйрәнүләрне уңай бәяләде.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бу өлкәдә иң яхшы хезмәт куйган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә өлеш керткәне өчен, «ЖилЭнергоСервис-Зәй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Тихонов Георгий Владимировичка, Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды, 5 кеше -Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталары, 15 кеше - Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм 26 кеше - Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Магия», «Каприз» халык хореография ансамбльләре, «Мирас», «Азаль» вокаль - хореография ансамбльләре башкаруында концерт номерлары һәм аерым башкаручыларның чыгышлары бәйрәм чарасын тагын да бизәде.
2019 елгы язгы чакырылыш чорында Татарстан Республикасы омбудсманы һәм хәрби комиссары, хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның ата-аналарын хокукый агарту эшен дәвам иттеләр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре бүген Зәй шәһәрендә узды. Анда Зәй, Әлмәт, Азнакай, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары җитәкчеләре, вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының район бүлекләре башлыклары катнашты. Гомумән алганда, дәресләрдә хәрби хезмәткә чакыру яшендәге 250 яшь кеше катнашты. Лекция барышында булачак солдатлар илебездә хәрби хезмәт үтү нечкәлекләре, шулай ук үз хокукларын яклау өчен кирәкле чаралар турында белделәр. Дәресне тыңлаучылар игътибарына, республика хәрби комиссариаты тарафыннан яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү һәм Россия армиясе сафларында хезмәт итү турында әзерләнгән фильм тәкъдим ителде. Моннан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская егетләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эше, ә атап әйткәндә ашыгыч хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрдән килгән шикаятьләргә җавап бирү, «Кайнар линия»ләр үткәрү чорында хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Бер ай дәвамында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре Түбән Кама, Чистай һәм Казанда узачак.