Бүген Мирный бистәсендә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Петрова Клавдия Платоновна, гаиләсе белән 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны Зәй муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Н.И.Шипков һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Клавдия Платоновна тумышы белән Самарцево авылыннан. Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшли, терлекчелектә эшләп лаеклы ялга китә. 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүген аның адресына иң җылы теләкләр, матур җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.