Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлады һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен иң изге теләкләрен белдерде. Аеруча тырыш хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен «Энергетик» мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Вәлиуллина Әлфия Хамис кызы, "Энергетик" мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Нестягина Лидия Иван кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән -3, нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән -16, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен -12 мәдәният хезмәткәре Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Энергетик» мәдәният сарае үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Миронова Светлана Леонидовна мәдәният идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтенә Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән артистлар чыгыш ясады, шулай ук «Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын бүләк итте.
Зәйдә «Без бергә» халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә республиканың 4 муниципаль районыннан (Әлмәт, Азнакай, Чирмешән, Зәй) 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 612 бала катнашты. Фестивальне оештыручы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Тантаналы ачылышта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимирович, мәгариф идарәсе башлыгы Гүзәл Халит кызы Зинурова катнашты. Фестиваль-конкурс ике яшь төркемендә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар һәм урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар арасында үтте. Анда балалар хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль (фольклор-инструменталь ансамбль, халык инструментлары ансамбле), әдәби уку (проза, поэзия, эпос), модалар театры номинацияләре буенча көч сынаштылар. Билгеле булганча, кешенең иҗади талантына чикләр юк. Фестивальдә катнашучы һәркем биредә үзен вокал осталыкта һәм биюдә генә түгел, шулай ук мода күрсәтүдә дә сынап карады. Фестиваль ул өстәмә белем бирү өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасы муниципаль районнары укучылары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру мәйданчыгы, шулай ук, Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә уртаклашу урыны.
29 март көнне хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында Зәй муниципаль районы территориясендә санитар - экологик икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов, район Башкарма комитеты административ комиссиясенең җаваплы сәркатибе Т. Р. Кашапов, «Яшьләр үзәге» МБУ директоры Н. А. Столбова, “Татнефтедор” ҖЧҖнең Зәй УАД филиалы башлыгы А. В. Ганске," Зәй шәһәре ТКХ ИК " ҖЧҖ генераль директоры Г. Н. Камышова мәгълүмат белән чыгыш ясадылар. Киңәшмәдә катнашучылар берничә карар кабул иттеләр : икеайлык үткәрү, парклар һәм скверларны талпаннар һәм кимерүчеләрдән чистарту, юлларны тиешле хәлгә китерү (чүп-чарны җыеп алу), чокырларны ремонтлауны дәвам итү, зур габаритлы чүп-чар чыгаруны арттыру һәм халык белән икеайлыкта катнашу буенча эш алып бару. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йомгак ясады.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов күп функцияле йортларда капиталь ремонтны гамәлгә ашырганда, предприятиеләрдә хезмәтне саклауны оештыру һәм куркынычсызлык техникасын үтәү буенча Координацион совет утырышы үткәрде. Утырышта хезмәтне саклау буенча Координацион совет әгъзалары һәм шәһәр предприятиеләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибе буенча 5 мәсьәлә тыңланды. Мәгълүмат белән «ТКХ һәм технологик контроль үзәге» МУП директоры П. И. Журавлев, «Зәй-түбә» ҖЧҖ директоры Ф.Ф. Хәйруллин, «Простор» ҖЧҖ директоры И. Т. Таһиров, "Регионстрой" ҖЧҖ директоры Д.Н. Сафиуллин чыгыш ясады. Утырышны Николай Нифатов йомгаклады.