Зәйдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов бу өлкәдә иң яхшы хезмәт куйган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә өлеш керткәне өчен, «ЖилЭнергоСервис-Зәй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Тихонов Георгий Владимировичка, Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды, 5 кеше -Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталары, 15 кеше - Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм 26 кеше - Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Магия», «Каприз» халык хореография ансамбльләре, «Мирас», «Азаль» вокаль - хореография ансамбльләре башкаруында концерт номерлары һәм аерым башкаручыларның чыгышлары бәйрәм чарасын тагын да бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International