Зәйдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның гаризаларын гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды

2019 елның 26 марты, сишәмбе
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнарның гаризаларын гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды. Анда район Башкарма комитеты «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча башкару дисциплинасының торышы турындагы мәсьәлә каралды. 2019 елның 3 аенда барлыгы 121 гариза басылып чыккан, шуларның 98е хәл ителгән, 5се - эштә, 11е – карауга алынган , 7 гариза билгеле сәбәпләр буенча кире кагылган. Зәйлеләрне шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу мәсьәләләре борчый, алар шулай ук хуҗасыз хайваннар мәсьәләләренә, территорияне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, парклар һәм скверлар торышы мәсьәләләренә дә битараф түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International