Икенче урта мәктәп базасында “Вожатый диктанты” Бөтенроссия акциясе узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе
Акция вожатыйларның педагогик белемен күтәрү һәм аларның балалар белән эшләү өчен кирәкле булган педагогика һәм психология өлкәсендәге белемнәрен туплауга мотивацияләү максатыннан оештырыла. Хәзер күпчелек төбәкләрдә җәйге сезонга әзерлек бара, вожатый мәктәпләре үтә. Нәкъ менә шул вакытта вожатыйлар игътибарын рус теле һәм сөйләм культурасы әһәмиятенә юнәлтү актуаль, чөнки вожатыйлар дөрес сөйләшергә һәм дөрес язарга тиеш. Диктант тексты педагогик һәм методик әдәбият материаллары нигезендә әзерләнде, аның белән, кагыйдә буларак вожатыйлар укыту процессында танышырга тиеш. Акция нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да вожатыйлар диктанты язу турында электрон сертификатлар алачаклар. Акцияне «Россия студентлар отрядлары» яшьләр иҗтимагый оешмасы «Балалар ялына ярдәм итү» төбәкара иҗтимагый оешмасының Пермь төбәк бүлеге белән берлектә оештыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International