Зәйдә «Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары» темасына Хокукый белемнәр мәктәбенең күчмә дәресе узды

2019 елның 26 марты, сишәмбе
2019 елгы язгы чакырылыш чорында Татарстан Республикасы омбудсманы һәм хәрби комиссары, хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм аларның ата-аналарын хокукый агарту эшен дәвам иттеләр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре бүген Зәй шәһәрендә узды. Анда Зәй, Әлмәт, Азнакай, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары җитәкчеләре, вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының район бүлекләре башлыклары катнашты. Гомумән алганда, дәресләрдә хәрби хезмәткә чакыру яшендәге 250 яшь кеше катнашты. Лекция барышында булачак солдатлар илебездә хәрби хезмәт үтү нечкәлекләре, шулай ук үз хокукларын яклау өчен кирәкле чаралар турында белделәр. Дәресне тыңлаучылар игътибарына, республика хәрби комиссариаты тарафыннан яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү һәм Россия армиясе сафларында хезмәт итү турында әзерләнгән фильм тәкъдим ителде. Моннан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская егетләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге эше, ә атап әйткәндә ашыгыч хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрдән килгән шикаятьләргә җавап бирү, «Кайнар линия»ләр үткәрү чорында хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Бер ай дәвамында хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре Түбән Кама, Чистай һәм Казанда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International