21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан башкалабыз Казанда тантаналы чара оештырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм җыелган кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Зәйдән тантанага район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Якты Күл белән Яңа Спас җирлекләре башлыклары Зиннур Мөхтәров белән Анна Быля чакырулы иде. Җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады. Муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле эшләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яз-ул бакчачы һәм аларның мәшәкатьләре чоры. Мирный бистәсе бакчачылары бу көнне шәһәр мәдәният йортында үтүче "Планетабыз – дөньяның төп хәзинәсе" дигән мавыктыргыч акциядә катнашып, аны саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр, табигый байлыкларны торгызуга үз белемнәрен, сәләтләрен һәм иҗат җимешләрен бирү турында фикер алыштылар. Чара барышында бакчачылар киләчәктә югары уңыш алу турында планнар кордылар, бакча эшләрен алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үсентеләрне утыртуның яңа ысуллары белән таныштылар. «Хатын-кызлар бәхете» берләшмәсе җитәкчесе Мария Гарапшина алар өчен мастер-класста үткәрде.
24 апрель көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Өченче буын» пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды. Ярышларда барлыгы 34 кеше катнашты. Катнашучылар йөзү, пуля белән ату, дартс, өстәл теннисы һәм җиңел атлетика ярышларында көч сынашты. Ярышларда катнашучыларны физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең баш белгече Айдар Кашапов, ветераннар Советы рәисе Николай Шипков, . пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Мария Боровинский сәламләде. Җиңел атлетика буенча :1 урын - Йосыпова Зәмирә,2 урын - Суркина Тамара,3 урын - Мухина Надежда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Хатын – кызлар арасында:1 урын - Пискунова Валентина, 2 урын - Галимова Саимә,3 урын-Куликова Ирина. Ир - атлар арасында:1 урын - Уразманов Марат,2 урын - Игнатович Александр, 3 урын-Михайлов Николай.Йөзү буенча:1 урын - Шәрипова Нәзирә,2 урын - Куликова Ирина, 3 урын - Зыкова Галина. Ату буенча: хатын - кызлар арасында:1 урын - Әхмәтвәлиева Фәридә,2 урын - Суркина Тамара,3 урын-Йосыпова Зәмирә.Ир - атлар арасында: 1 урын-Уразманов Марат,2 урын-Игнатович Александр,3 урын – Михайлов Николай.Өстәл теннисы буенча: 1 урын - Уразманов Марат,2 урын-Игнатович Александр, 3 урын - Михайлов Николай. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Ярышлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, Зәй шәһәре һәм Зәй районы ветераннар Советы, Зәй районы Пенсия фонды идарәсе, Зәй районы һәм Зәй шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге катнашында үткәрелде. 24 май көнне Казанда пенсионерлар Спартакиадасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган финал ярышлары узачак, анда Зәй муниципаль районы җыелма командасы да катнашачак.