ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген хәрби комиссариатта район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, "Зәй"район үзәк хастаханәсе, мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәләр, мәшгульлек үзәге, ветераннар Советы һәм Зәй районы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының бүлек вәкилләре катнашында беренче чакырылыш комиссиясе узды. Комиссиягә 15 хәрби хезмәткә баручы чакырылган иде, алар коры җир гаскәрләренә җибәреләчәк.

22 апрель көнне "Язгы игелек атнасы-2019" Бөтенроссия иреклеләр акциясен үткәрү кысаларында Сәвәләй урта мәктәбе базасында химия һәм биология укытучысы С.Д. Рыбак, 9-11 сыйныф укучылары өчен "Игелекле җир" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Анда барлыгы 19 укучы катнашты. Чараның максаты укучыларны авыл җирлегендә яшәү өчен кирәкле социаль тирәлекнең үсеш мөмкинлекләре, экологик эшчәнлек белән таныштыру, авыл җиренең яшәү мохитен күрсәтү иде. Чара барышында укучылар «Экоавыл»мини-проектын башкардылар. Алар үзләренең уй-теләкләрен рәсем аша күрсәттеләр һәм катнашучылар алдында үз идеяләрен презентацияләделәр.
2019 елның 23 апрель көнне Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Агашкиннар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Николай һәм Мария Агашкиннарның беренче балалары – Тимофей туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйның тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.
2019 елның 24 апрелендә 10.00 сәгатьтә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында үз эшчәнлеген башкаручы турагентство вәкилләре белән Татарстан Республикасы, Зәй шәһәре, Комсомольская урамы, 50 нче йорт адресы буенча укыту семинар-киңәшмәсе үткәрү планлаштырыла.
2019 елның 25 апрелендә Зәй шәһәренең халык мәшгуллеге үзәге 7 нче номерлы Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен «Вакансиялэр һәм уку йортлары ярминкәсе» оештыра. Чарада Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Зәй шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары, Зәй үзәк район хастаханәсе, Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе катнашачак. Балаларга булган белгечлекләр, укырга керү һәм социаль гарантияләр алу шартлары турында мәгълүмат алу кызыксындырган сорауларны бирү өчен мөмкинлек булачак. Чара Зәй шәһәре, Ленин урамы, 25а йорты адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны 8(85558)7-15-43 телефоны буенча алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан профильле министрлыклар белән берлектә 2017 елдан башлап коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре эчке һәм тышкы объектларының инженерлык инфраструктурасын, шул исәптән юлларны, су белән тәэмин итү объектларын һәм электр челтәре хуҗалыкларын норматив халәткә китерү буенча эшләр башкарыла. Республика бюджетыннан 2018 елда коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре эчке инженерлык инфраструктурасын ремонтлауны 1:2 чагыштырмасында финанслашуга 32,3 млн сум акча бүлеп бирелде. 6,5 км суүткәргечләр салуга һәм реконструкцияләүгә, 31 км арада электр баганаларын һәм линияләрен алыштыруга бакчачылар тоткан чыгымнар кайтарылды, шул исәптән бер трансформатор да сатып алынган иде. Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның бакчачылар берлеге конференциясендә финанслашу программасында активрак катнашырга өндәгән иде. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын (электр линияләре, су белән тәэмин итү системалары һәм эчке юллар) ремонтлау программаларында катнашырга теләүче бакчачылык ширкәтләре Министрлыкка мөрәҗәгать итә алалар. Бүгенге көндә 2019 елда әлеге эшләрне башкару, шул исәптән эчке аллеяларны төзекләндерү өчен проект-смета документациясен җыю эше башланды. Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 313 каб., тел.: (843)292-27-73.

22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 апрелендә Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә Зәй муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышта куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм янгын куркынычсызлыгы әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты. Зәй муниципаль районы территориясендә янгыннар, коры үлән һәм чүп-чар януга юл куймау, шулай ук Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим вакытында объектларда һәм торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында комиссия тарафыннан ведомство карамагындагы территорияләрнең һәм торак пунктларның янгынга каршы торышына контрольне көчәйтү турында карар кабул ителде.

18 апрель-Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне), Бөтендөнья мәдәни мирасын  саклауга игътибарны җәлеп итү максатыннан, ЮНЕСКО каршында оештырылган һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау мәсьәләләре буенча Халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан 1983 елда билгеләнгән. Бөтендөнья мирас көнен бәйрәм итү кысаларында «Эко-стайл» командасы активистлары, Зәй политехник көллиятенең 1981,181 581 нче төркеме белән берлектә, Зәй муниципаль районының элеккеге башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев һәйкәле янында территорияне җыештырдылар. Әлеге парк шәһәр халкының һәм кунакларының иң яраткан һәм еш йөри торган урыннарының берсе булып тора. 2019 елның 20 апрелендә «Дуслык» яшьләр үзәге янындагы территориядә «Эко-стайл» командасы «Минем шәһәрдә- минем агачым"  проекты буенча утыртылган чыршылар янында исемле такталар урнаштырдылар, шулай ук әлеге участокны чүп-чардан һәм коры үләннән җыештыру эшләре башкарылды.

15 апрельдән 21 апрельгә кадәр «Эко-стайл» командасы «Чәчәк атсын, минем Республикам!»" III Онлайн экоквестын үткәрү кысаларында беренче биремне үтәде. Бирем шәһәребезнең табигый объектлары белән бәйле видео-презентация төшерү белән тәмамланды. “Эко-стайл " районда инде өченче ел эшли, бу вакыт эчендә күп кенә файдалы социаль һәм экологик акцияләр, чаралар һәм эко-дәресләр гамәлгә ашырылды. Быел команданың Зәй политехник көллияте 1 курс студенты Ревина Кэйтлин җитәкчелегендә яңа составы бар. Экологик икеайлык кысаларында «Эко-стайл» командасы активистлары Зәй политехник көллияте студентлары арасында экологик культура пропагандалау буенча чаралар үткәрделәр. Зәй политехника көллияте территориясен матурлау өчен чәчәк орлыклары утырттылар, «Калдыкларга икенче тормыш» темасына экологик сәгать үткәрделәр, аның барышында активистлар студентлар белән чүп-чар һәм эшкәртелгән батарейкаларны җыю һәм эшкәртү барышында барлыкка килгән проблемалар турында фикер алыштылар, эшләнгән батарейкаларны җыю акциясенә старт бирделәр.

Ел саен апрель аенда китапханәләрдә кич утыру көне уздырыла. Үзәк балалар китапханәсендә ул быел Театр елы буларак “Әкияти тамаша” итеп уткәрелде. Балалар һәм аларның әти – әниләре бинага килеп кергән уңайга әкият патшабикәсе, йорт иясе һәм убырлы карчык биләмәләренә эләктеләр. Төрле тукталышларда мавыктыргыч биремнәр үтәп, ниһаят йорт иясе Кузьканың тылсымлы сандыгын эзләп табып, аның эчендэ нинди сер яшеренгәнен белүгә ирештеләр. Бу көнне лабиринт аша узу да, курчак театры тамашасы карау да, чәй өстәле артында тәм – томнар белән сыйлану да бик ошады сабыйларга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International