“Энҗе "балалар бакчасында "Яшел планетаны саклыйк"-дип аталган балаларга экологик белем бирүгә багышланган чара узды. Флешмобның идеясе: әйләнә-тирә мохит пычрану нәтиҗәсендә безнең планетада климат ничек үзгәрә? Минем планета сүзен әйткәндә син нәрсә тоясың? Бәлки космостан төшергән фотосурәтләрдә күргән матурлык өчен шатланасыңдыр? Ә бәлки җиребездә барлыкка килгән экологик бәла-казалар өчен кайгырасыңдыр? Климат үзгәрү һәм әлеге күренешнең сәбәпләре турында бүген планетаның күп кенә кешеләре сөйли. Безнең планета нинди булырга тиеш: яшел, чиста, андагы барлык тереклек иясенә дә яшәү шартлары уңаймы?
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә (координаторы - республика территориясендә «Бердәм РОССИЯ " Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы буенча «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Мишина Л. Н.) "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы сәркатибе, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы Зәй районы җирле үзидарә органнары ветераннары белән очрашты.
Бүген, экологик икеайлык кысаларында, зәйлеләр «Чиста булачак " экологик хәрәкәте белән берлектә территорияләрне җыештыру буенча язгы өмәгә чыктылар. Бу көнне оешма территорияләре, урамнар, парклар, скверлар һәм ишегаллары тәртипкә китерелде. Язгы генераль җыештыруның массакүләм чарасында шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты. Бүген генә дә чәршәмбе өмәсенә 1000нән артык кеше чыкты. Исегезгә төшерәбез, республикада санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр бара. Бу-республиканың табигать саклау ведомстволары эшенең көчәйтелгән режимы вакыты. Икеайлык йомгаклары буенча иң эко-актив халык, уку йортлары, предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан журналистлары бүләкләнәчәк.
Мәктәп яны участогының роле- үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур әһәмият уйный. Биредә балалар ничек кенә булмасын, башлангыч сыйныфлардан башлап файдалы хезмәт күнекмәләрен алалар, күп очракта табигать белән кызыксынуларын канәгатьләндерәләр, аның серләренә тирәнрәк төшенәләр, үзләренең танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. Нәкъ менә монда- мәктәп яны участогында илнең төп байлыгы булган җиргә, хезмәткә мәхәббәт салына, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләнә. Мәктәп яны участогында укучылар үзләре барлык сезон эшләрен башкаралар: туфрак әзерләү, чәчү, үсентеләр утырту, агачларны агарту. Канатлы дусларыбыз турында да онытмыйлар, аларга күпләп сыерчык оялары ясыйлар.