“Энҗе" балалар бакчасында "Яшел планетаны саклыйк!» чарасы үткәрделәр

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
“Энҗе "балалар бакчасында "Яшел планетаны саклыйк"-дип аталган балаларга экологик белем бирүгә багышланган чара узды. Флешмобның идеясе: әйләнә-тирә мохит пычрану нәтиҗәсендә безнең планетада климат ничек үзгәрә? Минем планета сүзен әйткәндә син нәрсә тоясың? Бәлки космостан төшергән фотосурәтләрдә күргән матурлык өчен шатланасыңдыр? Ә бәлки җиребездә барлыкка килгән экологик бәла-казалар өчен кайгырасыңдыр? Климат үзгәрү һәм әлеге күренешнең сәбәпләре турында бүген планетаның күп кенә кешеләре сөйли. Безнең планета нинди булырга тиеш: яшел, чиста, андагы барлык тереклек иясенә дә яшәү шартлары уңаймы?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International