«Күкчәчәк» балалар бакчасында «Эко-уенчык» конкурсына әзерләнделәр

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе
Табигатьне саклау, тирә-юньдәге матурлыкны булдыру һәм аннан ләззәт алу бик җиңел икән. Моңа иң кечкенә балалар һәм аларның әти - әниләре «Күкчәчәк» балалар бакчасының «Эко-уенчык»конкурсына әзерләнгәндә инандылар. Икенче кече төркем балалары һәм аларның әти-әниләре кул астындагы материаллардан уенчыклар ясадылар. Картон, шырпы, пластилин, кәгазь, тукыма кисәкләре, төрле банка һәм шешәләр өстәл уеннары, йомшак уенчыклар һәм нәфис композицияләргә әверелде. Болар барысы да балалар бакчасының әйләнә-тирә мохитын баетачак. Төркемнәрдә балаларның яраткан әсәрләре буенча демонстрацион материал барлыкка килде. «Күкчәчәк» балалар бакчасы педагоглары нәкъ менә шундый бурычны хәл итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International