Зәйдә мәйданчыкларны тәртипкә китерү эше дәвам итә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген, экологик икеайлык кысаларында, зәйлеләр «Чиста булачак " экологик хәрәкәте белән берлектә территорияләрне җыештыру буенча язгы өмәгә чыктылар. Бу көнне оешма территорияләре, урамнар, парклар, скверлар һәм ишегаллары тәртипкә китерелде. Язгы генераль җыештыруның массакүләм чарасында шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты. Бүген генә дә чәршәмбе өмәсенә 1000нән артык кеше чыкты. Исегезгә төшерәбез, республикада санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр бара. Бу-республиканың табигать саклау ведомстволары эшенең көчәйтелгән режимы вакыты. Икеайлык йомгаклары буенча иң эко-актив халык, уку йортлары, предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан журналистлары бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International