ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 апрельдә мәдәният елы кысаларында, Зәй муниципаль районынының шәһәр мәдәният йортында "Театр дөньясында" район театр фестиваленең Гала-концерты булды. Бу көнне һәр авыл мәдәният йортында иҗади сезон дәвамында узган фестивальгә йомгак ясалды. Әлеге сәхнәдә чыгыш ясау өчен, 22 иҗат коллективы көч сынашты. Фестивальдә 500дән артык кеше катнашты һәм аның җиңүчеләре дә билгеле булды. 1 урынга-Түбән Биш авыл мәдәният йорты, 2 урынга-Кадер авылы мәдәният йорты, 3 урынга- шәһәр мәдәният йорты лаек булды.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе
Зәй районында мәдәният елы кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге ял һәм мәдәният паркында музыкаль фонтан сезоны ачылды. Бу урын хаклы рәвештә шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе булып санала. Сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев чыгыш ясады. Чарада шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары: И. Чебаков, В. Агашкина, Ф. Миникәев, Т. Гәрәева, Б. Гришин, «Легенда», «Каприз», «Магия» хореографик ансамбльләре, «Елмаю» балалар хореографик коллективы катнашты. Бәйрәм финалында гаять зур «Лазер тамашасы» күрсәтелде.

Бүген Р. Фәрдиев исемендәге паркта традицион "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды. Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, районның 26дан артык гармунчысы катнашты. Көй башкаручылар-безнең белән янәшә яшәүче гади кешеләр, районда аерым бер урын тоталар. Нәкъ менә алар бүгенге көнгә кадәр гармун музыка коралын саклап килүчеләр. Мондый фестивальләрне чын мәгънәсендә "Күңел бәйрәме" дип атарга мөмкин. Бүген бирегә җыелган чарада катнашучыларны мәдәният йортлары, үзәк китапханә, балалар иҗат йорты, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле мәдәният күргәзмәләре белән таныштырдылар. Музыкаль программа барлык зәйлеләргә язгы бәйрәм кәефе бүләк итте.

30 апрельдә спорт-сәламәтләндерү комплексында предприятиеләрнең һәм оешмаларның хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Зәй муниципаль районы беренчелегенең «Сәламәтлек-2019»Спартакиадасы исәбенә финал уеннары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Зәй ГРЭС командасы, 2 нче, 6 нчы мәктәп һәм татар гимназиясе җыелма командасы, 3 нче урынны район Башкарма комитеты командасы, 4 нче урынны Аккурайд командасы яулады.
7 майда 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә комиссия белгечләре катнашачак, аның составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
Бүген Р. Фәрдиев исемендәге паркта «Уйнагыз, гармуннар! " дигән традицион чара узачак. "Уйнагыз, гармуннар!» 1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган. Шәһәр һәм районның барлык гармунчылары һәм баянчылары паркның үзәк сәхнәсенә җыелачак һәм зәйлеләргә үзләренең матур көйләрен бүләк итәчәк. Шулай ук декоратив - гамәли сәнгать күргәзмәсе дә оештырылачак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Хуш киләсез!
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Әлеге якты һәм шатлыклы бәйрәм берләшү һәм бердәмлекне гәүдәләндерү символы, тырыш хезмәткә тирән хөрмәт билгесе булып тора. 1 Май – хезмәте белән киләчәк көнне булдыручы, Ватаныбыз иминлеген һәм куәтен ныгытучы, гаилә һәм якыннарның иминлеген кайгыртучы барлык кешеләр бәйрәме ул. Зәй муниципаль районы хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Бездә игенчеләр һәм терлекчеләр, энергетикар һәм машина төзүчеләр, ташчылар һәм балта осталары,төрле хезмәт башкаручылар иңгә-иң торып тырышып эшлиләр. Хөрмәтле зәйлеләр, сезнең һәркайсыгызның фидакарь хезмәте белән районыбыз бүгенге социаль-икътисади үсеш бурычларын нәтиҗәле үти, төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешә һәм ышаныч белән киләчәккә карый. Намуслы тырыш хезмәтегез, туган ягыбызга мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Башлаган теләсә нинди эшегез сезгә канәгатьлек китерсен, аның нәтиҗәләре сезне куандырсын, киләчәккә яңа мөмкинлекләр ачсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, районыбыз, республика, тулаем илебез өчен булган хезмәтегездә зур уңышлар телим!

30
апрель, 2019 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен Мөслим, Сарман һәм Зәй муниципаль районнарына эш сәфәре кылды.

Монда һәркем белә, син һәм мин!

Табигатьне үпкәләтергә ярамый!

Бөртеккәй  балалар бакчасында үткәрелә торган чаралар кысаларында «Табигатьнең яшел йөрәгенә тисен» дигән экологик флешмоб оештырылды, ул безне мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл итү контекстында мәнфәгатьләр бергәлеге атмосферасына кертте. Флешмобта катнашу-ул гражданлык гамәле. Зур булмаса да, ул климат үзгәрү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Мондый флэшмоб үткәрүнең максаты-мөмкин кадәр күбрәк игътибарны экология проблемасына җәлеп итү, туган якның чисталыгын һәм матурлыгын саклау.

«Алтынчәч» балалар бакчасында  балаларга экологик тәрбия бирү – игътибар үзәгендә. Экологик тәрбия – ул балаларда табигатьне саклау, яклау культура алымнарын булдыру буенча системалы педагогик эшчәнлек. Атна дәвамында  биредә балаларның яшь үзенчәлегеннән чыгып төрле чаралар уздырылды. Икенче кечкенәләр “Б” төркеме тәрбиячесе Зарипова Л.Я. җитәкчелегендә “Ел әйләнә –яшелчә бакчасы” утырттылар. Балалар чәчәкләр чәчтеләр  һәм кыякка яшел суган  “төртеп куйдылар”. Бакчаны даими сулап тордылар. Атна ахырына чүлмәкләрдә чәчәк үсентеләре һәм яшел суган кыяклары белән сөендерде.Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Урман утырту көне” республика акциясендә катнашты. Тәрбияче Токранова В.Н. белән бакча биләмәсендә агачлар утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International