Зәйдә традицион "Уйнагыз, гармуннар! " фестивале узды

2019 елның 1 мае, чәршәмбе
Бүген Р. Фәрдиев исемендәге паркта традицион "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды. Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, районның 26дан артык гармунчысы катнашты. Көй башкаручылар-безнең белән янәшә яшәүче гади кешеләр, районда аерым бер урын тоталар. Нәкъ менә алар бүгенге көнгә кадәр гармун музыка коралын саклап килүчеләр. Мондый фестивальләрне чын мәгънәсендә "Күңел бәйрәме" дип атарга мөмкин. Бүген бирегә җыелган чарада катнашучыларны мәдәният йортлары, үзәк китапханә, балалар иҗат йорты, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле мәдәният күргәзмәләре белән таныштырдылар. Музыкаль программа барлык зәйлеләргә язгы бәйрәм кәефе бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International