ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе
Балаларга экологик тәрбия бирү кысасында Бохарай мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары беръеллык чәчәк һәм яшелчә культуралары утырту очен түтәлләр әзерләделәр. Әзер түтәлләргә суган, кишер, чөгендер утыртылды. Түтәл кырыйларына циния, бархатцы чәчәкләре утыртылды. Яшелчәләр киләчәктә өлкәннәр очен базарда таратылачак.
Мәдәният елы кысаларында, 29 апрельдә Зәй муниципаль районының «Энергетик» мәдәният сараенда «Театр дөньясында» шәһәр театр фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальне оештыручылар: «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесе, «Энергетик» мәдәният сарае. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында үзешчән сәнгать конкурсы 2018 елның ноябреннән алып 2019 елның апреленә кадәр дәвам итте. Фестивальдә 17 балалар бакчасы, шәһәрнең 9 мәктәбе, Зәй политехник көллияте, балалар сәнгать мәктәбе, “Физкультура һәм спорт идарәсе”, «Яшьләр эшләре идарәсе», «Мәдәният идарәсе», Зәй ГРЭСЫ катнашты. Гала-концертта шәһәр учреждениеләре, предприятиеләренең иң яхшы номерлары чыгыш ясады. Катнашучылар күп булуга карамастан, чара бер сулышта узды. Һәр чыгыш җылы алкышлар белән үрелеп барды. Чара ахырында бүләкләү тантанасы оештырылды, анда катнашучылар дипломнар һәм сертификатларга ия булдылар. Конкурста барлыгы 1200 дән артык кеше катнашты. «Театр дөньясында» шәһәр театр фестивале җиңүчеләре: Гран-При - 4нче мәктәп, Гран-При - «Аленка» балалар бакчасы, 1 урын - «Салават күпере» балалар бакчасы, 1 урын - Зәй политехник көллияте, 2 урын - «Тату гаилә» балалар бакчасы, 2 урын - «Балалар сәнгать мәктәбе», 3 урын – «Уймак кыз» балалар бакчасы, 3 урын - 9нчы мәктәп.

29 апрель көнне «Гаилә бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында, Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Шиһапова Ф. Р., Куш Елга авылы китапханәчесе Әхмәтҗанова Р. М. белән берлектә, өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котладылар. Очрашу җылы мохиттә узды. Иртә таңнан караңгыга кадәр басуда ничек эшләүләре, ачлык, ялангачлык турында Кәримә апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сугышта җиңү өчен көрәшкән әтисе һәм абыйсы турында да искә төшерде. Олы яшьтә булуына карамастан, Кәримә апа тулы канлы тормыш белән яши, авыл һәм район яңалыклары белән кызыксына. Роза Михайловна алып килгән китаплар да анда зур кызыксыну уятты. Бернигә дә карамыйча, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре хәзер дә рух ныклыгын югалтмыйлар. Ә аларның эчке энергиясе яшь буын өчен үрнәк булып тора. Без исә, Кәримә апага саулык сәламәтлек теләп, аның кебек барлык тыл ветераннарына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, авыр хезмәтегез алдында баш иябез!

Бүген «Зәй шикәре» ААҖндә Зәй муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. А.Нифатов, Зәй муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре катнашты. Координация советында катнашучылар 2019 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне "Хезмәтне саклау һәм хезмәтне саклау өлкәсенең киләчәге" девизы астында узачак. Беренче чиратта 2019 елда районда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар каралды, шулай ук җитештерү травматизмы һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук төзелеш вакытында куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат тыңланды. Координация советы эше барышында хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарны тайпылышсыз үтәү буенча киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирелде.
Европа иммунлаштыру атналыгы кысаларында Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ринат Насыйбуллин һәм Зәй районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, фтизиатр-табиб Фалих Зәйнуллин Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре һәм эшсезләр өчен лекция уздырдылар. Белгечләр үз чыгышларында вакцинациянең мөһимлеге, кеше иминлеге өчен куркыныч тудыручы авырулар турында сөйләде. Язгы чорда урманда һәм бакча участокларында талпаннар активлаша. Спикерлар талпан “корбаны” булмас өчен куркынычсызлык кагыйдәләре хакында искәртте. Лекция барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе
29 апрель көнне М. Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбендә Нуриева А. И. җитәкчелегендә мәктәп укучылары һәйкәл янын чистарттылар. Балалар мәйданчыкны чүп-чар һәм яфраклардан арындырдылар.Алар бу эшне тирән җаваплылык тоеп башкардылар.

27 нче апрель көнне Аксар мәктәбенең 2-9 нчы сыйныф укучылары Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштылар. Укучылар саны аз булуга карамастан, күп эшләр башкарырга өлгерделәр. Алар мәктәп территориясеннән узган елгы яфракларны җыйдылар, укытучылар белән берлектә иске агач һәм куакларның корыган ботакларын кистеләр, юл буйларын себерделәр. Барлыгы 47 укучы, 10 укытучы, тәрбиячеләр, техник персонал һәм ата-ана катнашты.

27 апрель көнне Түбән Биш гомуми белем бирү мәктәбендә Экояз конкурсы һәм "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында, "Экологик уикенд "узды. Чара барышында 8 сыйныф укучылары петуния чәчәкләрен теплицага күчереп утырттылар, 6-7 сыйныф укучылары мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр.

27 апрель көнне шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары «Урман көне» табигатьне саклау акциясе кысаларында, Зәй-2 шәһәренең яр буе янындагы мәктәп яны участогында чыршылар утыртуда катнаштылар. Мәктәп урманчылыгының экологик десанты урман массивында яңа үсентеләр утыртты.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар өендә булып, аларны Җиңү көне белән котлый, Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Бүген Разиф Галиевич сугыш ветераннары Мирсалих Янгиров һәм Валентина Лыкованы котлап, шәхсән үз исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, “МНКТ” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Тимур Шәймиевнең Җиңү бәйрәме бүләкләрен тапшырды. Ветераннарны Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм шәһәребезнең 6нчы мәктәбе укучылары исә матур чыгышлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International