24 майда Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбендә файдалы яшелчәләрне һәм бакча җимешләрен яңа урынга күчереп утырттылар. Мәктәп яны участогы - ул үзенә күрә "Җир әлифбасы". Биредә балалар башлангыч сыйныфлардан башлап файдалы хезмәт күнекмәләре алалар, табигать белән кызыксыналар, үзләренең танып-белү сәләтләрен үстерәләр.