Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узачак

2019 елның 23 июле, сишәмбе
30 июль көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендәвакансияләр ярминкәсе узачак.Чарада «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою заводы, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Орман Логистика» ҖЧҖ, «Зәй-икмәк»ҖЧҖ катнашачак. Эш бирүчеләр вакансияләр тәкъдим итәчәк, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Эш эзләүчеләр әңгәмә уза һәм эшкә урнашу өчен анкеталар тутыра алачак. Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны8(85558)7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International