ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга
Бүген Зәйдә капиталь ремонттан соң «Сәламәтлек комбинаты» муниципаль унитар предприятиесенең тантаналы ачылышы узды.

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
5 ноябрьдә кичке сәгать 3тә хакимият бинасының 69 нчы кабинетында алимент мәсьәләләре белән гражданнарны кабул итү үткәрелә.
Зәй муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең караучысыз калган, ялгыз өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә баруы күркәм гадәткә әверелде .
30 октябрь көнне 3 нче мәктәптә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 4 сыйныф укучылары өчен космосны үзләштерүгә багышланган «Йолдызларга чакыручылар» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм гасырлар һәм буыннар бәйләнешен, халкыбызның күп гасырлык гореф-гадәтләренә тугрылыкны, аның рухи көчен һәм, әлбәттә, дуслыкны символлаштыра.
30 октябрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 3нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары өчен "Нинди билге икәнен әйт?" дип аталган гамәли шөгыль үткәрделәр.

30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда күптән көтелгән вакыйга – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере җыюда алдынгылыкны күрсәтүчеләрне бүләкләделәр.
2019 елның 25-27 октябрендә Мәскәүдә студент отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгына һәм "Россия студент отрядлары" Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының 15 еллыгына багышланган Бөтенроссия слеты узды.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Зәй филиалы бүлеге Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2019 елның 23 октябреннән 06 ноябренә кадәр «җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге» темасына «Кайнар линия» үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International