Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда күптән көтелгән вакыйга – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере җыюда алдынгылыкны күрсәтүчеләрне бүләкләделәр. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан хөкүмәте кураторы Ф.М. Хәнифов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов һәм башка җаваплы затлар котлады. Зәй игенчеләре адресына, җирне яратып, намуслы хезмәт иткәннәре, ирешкән югары уңышлары өчен рәхмәт сүзләре яуды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Зәй районы игенчеләрен башка муниципалитетларга үрнәк итеп куйды. «Зәй районы авыл хуҗалыгы җитештерүе, игенчелек культурасы буенча Татарстанда алдынгыларның берсе. Район башлыгы һәм игенчеләрдән алып, барысы да эштә яңа ысуллар эзлиләр һәм шуның нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешәләр», - диде Тәлгать Галимҗан улы. Авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре төрле бүләкләр: «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы», республика һәм район дәрәҗәләрендәге рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алдынгы хуҗалыкларның җитәкчеләре дә, шулай ук гади хезмәткәрләр –терлек азыгы әзерләүче, шикәр чөгендере җыючы механизаторлар, машина белән сыер савучы операторлар да акчалата премияләр алдылар. Бүләкләүнең иң югары ноктасы - иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга 100 мең сум күләмендәге акчалата премияне тапшыру булды. Бу премиягә “Зәй” агрофирмасыннан җиде комбайнчы: Андрей Митрофанов, Айнур Сафин, Рамил Сибгатуллин, Азат Муфтахов, Динар Гиниятуллин, Айрат Уразманов, Рөстәм Мөхәммәтдинов һәм “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Шәйхенур Минекәев ия булды.. Бәйрәмгә шулай ук «Таросмашинери» ҖЧҖ, «Фос-Агро-Волга» ҖЧҖ, АМА-Поволжье» ҖЧҖ, «Казань Агрохимсервис» ҖЧҖ, «Проминтел Агро» ҖЧҖ, «Дамилк-Агро» ҖЧҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «АгроЭкспертГруп» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган иде, алар да алдынгы хезмәтчәннәрне игътибарсыз калдырмадылар, сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм буена авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен «Болгар» бию ансамбле, «Азаль» вокаль ансамбле, «Легенда», «Каприз» хореографик коллективлары, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раяз Фәсихов һәм Чулпан Йосыпова үзләренең күңелле чыгышлары белән сөендерделәр.