Зәйдә физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

3 февральдә музыка мәктәбенең актлар залында Зәй районы башлыгы Р.Г.Кәримов, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Зәй муниципаль районы Советының мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссиясе рәисе Э.Ш.Галиев катнашында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды. Коллегиядә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы И. З. Ашрапов, «Зәй» спорт мәктәбе директоры Р.Ф.Фәршатов, «БАРС «спорт мәктәбе» директоры К.Х.Асадов, Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы П.С.Уразайкин, «Зәй политехника көллияте» директоры С.В.Максимов, ТР Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф.Әгъләмҗанов чыгышлары тыңланды. 2019 елда югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчыларны әзерләгән өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән "Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Насыйбуллина Светлана Геннадьевна, "Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Сергей Владимирович Колесов, "Барс" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең җиңел атлетика буенча тренеры Валерий Владимирович Лисов бүләкләнделәр. Тырыш хезмәте өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Николай Иванович Лебедев, "Яшьлек" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең энергетика хезмәте өлкән инженеры Евгений Михайлович Абрамов бүләкләнделәр; 2019 елда Татарстан Республикасы чемпионаты, Россия чемпионаты, дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты “Зәй”спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең билбау көрәше буенча тренеры Салихов Равил Фаил улына тапшырылды; 2019 елда Татарстан Республикасы беренчелеге, Россия беренчелеге, Европа беренчелеге җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгәне өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты "Зәй" спорт мәктәбе " муниципаль бюджет учреждениесенең киокусинкай буенча тренеры Ревин Алексей Владимировичка тапшырылды; 2019 елда югары спорт нәтиҗәләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты Салихова Регина Равил кызына – (“Зәй" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең билбау көрәше буенча тренеры), Бусова Екатерина Николаевнага – ("Зәй" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең спорт буенча инструкторы) тапшырылды; Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүе өчен, "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" билгесе "Барс" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең футбол буенча тренеры Бикмиев Ринат Рәис улына тапшырылды. Оешма-учреждениеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек» Спартакиадасы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Авыл җирлекләре командалары арасында "Сәламәтлек " спартакиадасы нәтиҗәләре буенча: 1 урын өчен Сәвәләй, 2 урын өчен Баграж һәм 3 урын өчен Поручик авыл җирлеген; оешма-учреждениеләр командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы йомгаклары буенча 1 урын өчен «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ командасын, 2 урын өчен «ТЕХНО» заводы филиалы командасын һәм 3 урын өчен «Аккорайдуилзруссиа» ҖЧҖ командасын бүләкләделәр; Намуслы хезмәте өчен, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты "Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесе инструктор – методисты Сәйфетдинова Әминә Миннеәхмәт кызына, "Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Халиков Илшат Рәфгат улына, "Барс" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең футбол буенча тренеры Әбдуллина Гөлназ Ризаттин кызына, "Яшьлек” спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең баскетбол буенча тренеры Павлова Светлана Юрьевнага, "Яшьлек" спорт мәктәбе" муниципаль бюджет учреждениесенең өлкән администраторы, «Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе» муниципаль казна учреждениесенең баш белгече Утяганов Александр Ивановичка бирелде; 2019 елда көрәш буенча Россия беренчелеге призерларын әзерләгәне өчен, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты “Зәй” спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең көрәш буенча тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улына тапшырылды; 2019 елда көрәш һәм билбау көрәше буенча югары спорт нәтиҗәләре өчен, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты "Зәй "спорт мәктәбе " муниципаль бюджет учреждениесе спортчысы Сәхәбиев Альберт Раил улына бирелде; Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе Грамотасы белән Захаров Николай Клемент улы, Боровинских Мария Никитична, Бутакова Галина Константиновна бүләкләнделәр. "Барс" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Герасимов Кириллга җиңел атлетика буенча «Спорт мастерлыгына кандидат» таныклыгы һәм билгесе тапшырылды. "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Вәлиәхмәтова Алинәгә "Ирекле көрәш буенча 1 разрядлы спортчы" билгесе тапшырылды. Чаңгы ярышлары буенча "1 разрядлы спортчы" билгесе Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Козенкова Софья, Шаронова Карина, Романова Виктория, Хисамиева Риназ, Крайнова Валерия, Борис Кирилл, Чумарев Артемга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International