Бүген үзәк китапханәнең уку залында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында хезмәт коллективларының чираттагы очрашуы узды. Бу юлы район җитәкчелеге вәкилләре берьюлы ике оешма – «Муниципаль янгын сагы» һәм «ПСЧ-88»хезмәткәрләре белән очрашты. В.Г. Акатьев катнашучыларны районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Үз чыгышларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “ПЧС-88” башлыгы, эчке хезмәт майоры В.А.Агриков һәм «Муниципаль янгын сагы» башлыгы С.А.Санников бүлекчәләрнең 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. 2019 елда Зәй янгын-коткару гарнизоны территориясендә зур янгыннарга юл куелмады. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, вакыт күрсәткечләре барлык юнәлешләр буенча да яхшырды. Районда барлыгы 536 гаилә хәбәр итү корылмалары белән җиһазландырылган, шуларның 207сен - шәһәрдә, 329ы - авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. Очрашу вакытында эчке хезмәт майоры В.А.Агриков шәһәр һәм район хакимиятенә, бигрәк тә Разиф Гали улы Кәримовка бүлекчә тормышында булган уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмә ахырында бүләкләү тантанасы булды. Озак еллар намуслы хезмәте һәм Зәй муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлеше өчен, янгын сүндерү хезмәтенең алдынгы хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.