Зәйдә үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы җыелышы узды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

2020 елның 4 февралендә Зәй үзәк район хастаханәсенең 2019 елдагы эш йомгаклары буенча медицина советы узды. Утырышны Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы ачты. Совет утырышында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы катнаштылар. 2019 елда «Зәй үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга куелган бурычлар турында доклад белән баш табиб Фатыйхов Айдар Мөхәммәтнур улы чыгыш ясады. Финанс-икътисадый эшчәнлекнең төп күрсәткечләре белән баш табибның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Захарова Ирина Леонидовна таныштырды. 2019 елда кадрлар хезмәте эше турында бүлек башлыгы Зиннәтуллина Марина Сергеевна сөйләде. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы медицина советына йомгак ясады. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Сәмәрханова Земфира Идрис кызы – поликлиниканың участок педиатрия бүлегенең табиб-педиатры, Рафаилова Елена Рабадан кызы – хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы бүләкләнделәр. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен,  «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгеләре Нигъмәтуллин Мансур Ваһап улы – хирургия бүлеге табиб-хирургы, Гыйльмуллина Рушания Ибраһим кызы – поликлиниканың терапия бүлегенең гомуми практика табибы, Аркадьева Валентина Васильевна – Алексеевск фельдшер-акушерлык пункты мөдире, Габбасова Рәмзия Зөфәр кызы - поликлиниканың физиотерапия буенча шәфкать туташына тапшырылды. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Сөләйманова Гөлнур Галимәрдан кызы – процедура поликлиникасының шәфкать туташы, Шәйхетдинова Резидә Заһидулла кызы – эпидемиолог ярдәмчесе бүләкләнделәр. Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, баш табибның Мактау грамотасы белән Федотова Екатерина Валерьевна – поликлиниканың табиб-офтальмологы, Урамова Ландыш Мөдәрис кызы – Зәй табиблык амбулаториясенең шәфкать туташы бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International