Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй студентлары өчен батырлык дәресе уздырылды
2020 елның 4 феврале, сишәмбе
4 февральдә Зәй политехник колледжында гадәти булмаган дәрес үтте. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең – 75, ТАССРга 100 ел тулуга багышланган “Сталинград: 200 көн батырлык һәм ныклык” дип аталган тарих дәресе иде. Бу көнне студентлар өчен дәресләрне Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм “Гвардия” хәрби-патриотик эзтабарлар клубы әгъзалары бирде. Дәрес башланыр алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарың турында мәгълүмат алу өчен “Хәтер китабы” һәм “Татфронт.ру” сайты белән дә танышу булды. -Документаль кинохроника, сугыш чоры җырлары яңгырады дәрестә, чөнки тарих дәресләрендә Бөек Ватан сугышы темасына күп сәгать бирелми бит. “Гвардия” клубы җитәкчесе Виктор Никифоров Сталинград сугышы, халыкның батырлыгы, эзтабарлар отрядының сугышта ятып калган солдатларның җәсәдләрен казу эшләрендә катнашулары турында сөйләде. Бу көнне студентларның да әлеге эзтабарлар отрядына язылу мөмкинлеге бар иде, ди Зәй музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова. Дәрес барышында Сталинград сугышында катнашкан якташларыбыз Советлар Союзы Герое Николай Майков, Александр Невский ордены кавалеры Кәлимулла Габитов, Мөбарәк Вәлишин, Габдулла Шаһиев, Андрей Западнов, Григорий Лукьянов, Николай Мишаров, Андрей Моисеев, Павел Краснов, Михаил Тарасов, Леонид Мечтаков … һәм яу кырларында ятып калган солдатларыбыз исеме яңгырады: Гарифуллин Сагыйдулла Гафируллович, Бура-Киртә. 13.11.1942 елда һәлак булган.. Гафаров Биктимер Г., Югары Пәнәче. 18.09.1942. Ибраһимов Ильяс Якуп улы, Кәрәкәс. 20.09.1942. Ишминов Михаил Федорович, Сәвәләй. 24.10.1942. Каштанов Михаил Васильевич, Иске Бүсерәк. Яралардан 16.01.1943 елда үлә. Кириллов Петр Севастьянович, Нәлем. 18.09.1942. Кузьмин Степан Иванович,Бассар. 19.09.1942. Мурлин Дмитрий Васильевич, Шумыш. 09.12.1942. Мухтеев Василий Федорович, Иске Пәлчикәү. 19.09.1942. Садыйков Гариф Кәрим улы, Карман. 12.10.1942.. Хәмидуллин Фәхрулла Хәмидулла улы, Чыбыклы. Яралардан 05.10.1942 елда үлә. Әлеге батыр якташларыбызга мәңгелек дан.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз