ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Кәдер авыл җирлегендә «Безгә дөньяны сакларга васыять» үзешчән иҗат район фестивале узды. Фестиваль Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан искә алу һәм дан елына багышланган.

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Кичә, 1 мартта Архангельск өлкәсенең Малиновка чаңгы спорты үзәгендә чаңгы ярышлары буенча 2019-2020 еллар сезоны Россия Кубогы финалы тәмамланды, анда Татарстан командасы җиңүче булды.
1 мартта Лениногорск шәһәрендә "Лениногорскнефть" НГДУсына 75 ел тулу уңаеннан «Лениногорск шахмат легендалары» дигән блиц-турнир узды (ТР көньяк - көнчыгышының 2019 - 2020 еллардагы Блиц-лигасының V этабы.

29
февраль, 2020 ел
шимбә
Бүген мәктәп КВН лигасы сезоны ачылды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм Татарстан Республикасының КВН вәкиле Руслан Харисов катнашты.

29 февраль көнне район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары Попова Галина Григорьевна, Лапин Николай Ермолаевич, Лыкова Валентина Лукьяновна, Емилин Василий Петровичка «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре тапшырды.

29 февраль көнне "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кыш озату – халык күңел ачу чарасы узды.
Район икътисади советының чираттагы утырышы 2020 елның 29 февралендә булды.

28
февраль, 2020 ел
җомга
Тыл ветераны Гыйльфанов Гамирҗан Хаҗетдин улы бүген юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Сармаш-Баш авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев һәм авыл җирлеге башлыгы Р.М. Фәсхетдинов тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырдылар, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International