ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга
Зәйнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары дистанцион укыту һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимында мәктәп балаларына экологик тәрбия һәм белем бирү буенча эш алып баралар.
Укучылар экология аена багышланган конкурсларда катнашуларын актив рәвештә дәвам иттеләр.“Эко-эшләнмә” конкурсы кысаларында укучылар икенчел чималдан төрле әйберләр ясадылар.
«Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сиреньнең ничек чәчәк аттуын күзәттеләр.Тәрбияче балаларга аның дәвалау үзлекләренә ия булуын сөйләде.

Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Без туганнан алып әни һәм әти, әбиләр һәм бабайлар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр янәшәсендә яшибез.

Зәй районы аграрчылары 13 майда язгы кыр эшләрен төгәлләделәр. Район буенча барлыгы 45 мең га сабан культуралары чәчелгән, шулардан: 16 965 га - арпа, 6414 га - сабан бодае, 1858 га - ашлык кукурузы, 9084 га - шикәр чөгендере, 1996 га - көнбагыш, 3239 га - рапс һәм башка культуралар.
15 май - Халыкара Гаилә көне. Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары бүген 18.00 сәгатьтә «Гаилә мәхәббәттән башлана» бәйрәм концерты @ kultura_zainsk инстаграмында туры эфирда күрә алачаксыз.

14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, районда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар тормышка ашырыла.

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, чакырылыш комиссиясе рәисе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов һәм чакырылыш комиссиясе әгъзалары катнашында хәрби комиссариатта чакырылыш комиссиясе утырышы узды.

Яз җитү белән табигать сизелерлек җанланды. Кошлар кайтты. Мәктәп укучылары һәм «Безнең йорт - табигать» экологик клубы әгъзалары туган як кошларын өйрәнделәр.
Хәзерге вакытта экологик тәрбия мәктәпкәчә педагогиканың мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Кечкенә балалар хәрәкәтләнергә яраталар. Алар үз тирәсендәге дөньяны, үз гамәлләрен күзәтү аша таныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International