«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, районда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча чаралар тормышка ашырыла. Быел 2019 елда «Зәй-Сарман»-Сармашбаш-Петровка заводы» автоюлын ремонтлау буенча башланган эшләр дәвам итә ( гомуми озынлыгы 4005 метр). Бүген «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй УАД хезмәткәрләре автомобиль юлының ремонт участогында асфальт җәюгә керештеләр. Объектта тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә кирәкле юл техникасының тулы комплексы эшли. Асфальт-бетон катнашмасы Зәй шәһәрендәге «Татнефтедор» ҖЧҖ асфальт-бетон заводында җитештерелә. Объектта эш визиты белән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов булды. Ул башкарыла торган эшләрнең барышы һәм сыйфаты белән якыннан танышты. Зәй УАД башлыгы Александр Ганске агымдагы мәсьәләләр турында сөйләде. Әлеге участокта эшләрне 2020 елның июнь ахырында тәмамлау планлаштырыла.