Туган як кошлары

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Яз җитү белән табигать сизелерлек җанланды. Кошлар кайтты. Мәктәп укучылары һәм «Безнең йорт - табигать» экологик клубы әгъзалары туган як кошларын өйрәнделәр. Балалар кроссвордлар төзеделәр, кош рәсемнәре ясадылар, хәбәр итү өчен мәгълүмат сайладылар. Укучының сәйләннән сыерчык рәсемен чигү эше гаҗәпкә калдырды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар. Бакчаларда әлеге истәлекле дата уңаеннан агачлар утыртылды. Табигать чәчәк ата! Укучылар «Туган як табигате» дистанцион фотокүргәзмәдә катнаштылар. Бу көннәрдә мәктәп укучылары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә алалар. Ут - урманнарның төп дошманы. Мәктәп урманчылыгы отряды (җитәкчесе Сәфәрова Д.Т.) урман – бик күп тере хайваннар өчен йорт булуын искә төшерә. Ут белән сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International