Зәйнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары дистанцион укыту һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимында мәктәп балаларына экологик тәрбия һәм белем бирү буенча эш алып баралар. Эш формаларының бер юнәлеше - бакча яны участогында хезмәт эшчәнлеге аша тәрбия. Табигатьтәге хезмәт зур тәрбияви әһәмияткә ия. Табигатьтә эшләп, укучылар практикада үсемлекләрнең торышына, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бәйле булуларын күрәләр, табигать белән идарә итүдә кешенең ролен ачыклыйлар. Бу элемтәләрне һәм бәйлелекне үзләштерү балаларның табигатькә мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итә, хезмәт аңлы һәм максатчан була бара. 1-11 сыйныф укучылары "Минем йортым - минем җирем" акциясендә катнаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергә бакчада яшелчә, җиләк-җимеш утырту белән шөгыльләнделәр, үз белемнәре белән уртаклаштылар, башкарылган эшләр турында хисап бирделәр. Мондый эшкә мәктәп педагоглары 2020 елның сентябрендә йомгак ясаячак. #ЭКОяз 2020 " экологик республика акциясе дәвам итә...