15 май - Халыкара Гаилә көне

2020 елның 15 мае, җомга

Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Без туганнан алып әни һәм әти, әбиләр һәм бабайлар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр янәшәсендә яшибез. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Яңа гаилә булдыруга беренче адым - туй үткәрү. Никаһларын теркәп, яшь кешеләр үзләренең язмышларын бергә бәйлиләр. Аларны бер-берсенә терәк булу һәм ярдәм итү теләге берләштерә. Ә аннары балалар туа, гореф-гадәтләр дәвам итә һәм киләчәк буыннарга тапшырыла. Зәй районында һәрвакыт ныклы гаиләләр булды һәм алга табада булыр. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан бирле 42 пар язылышкан. Ә бүген, Халыкара гаилә көнендә, Васильевларның тагын бер яңа гаиләсе барлыкка килде. Барлык гаиләләргә нык сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International