Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районы игенчеләре сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр
2020 елның 15 мае, җомга
Зәй районы аграрчылары 13 майда язгы кыр эшләрен төгәлләделәр. Район буенча барлыгы 45 мең га сабан культуралары чәчелгән, шулардан: 16 965 га - арпа, 6414 га - сабан бодае, 1858 га - ашлык кукурузы, 9084 га - шикәр чөгендере, 1996 га - көнбагыш, 3239 га - рапс һәм башка культуралар. 14310 га мәйданда көзге бодай басуларында корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәш буенча барлык чаралар 100% ка башкарылган, бүгенге көнгә культураларны тамырдан һәм яфрактан тукландыру һәм шикәр чөгендерен гербицид белән эшкәртү эшләре бара. Район буенча иң яхшы механизаторлар: Ермолаев Михаил Александрович һәм Хафизов Рамил Рафис улы ("Зәй шикәре" АФ) "CLAAS XERION" тракторы белән 3000 га, "Зәй" АФ нан Габдрәфыйков Тимергали Әхмәди улы һәм Гәрәев Айдар Әбузәр улы "CLAAS XERION" тракторында (ДМС-12000) 2474 га, Митрофанов Андрей Михайлович һәм Шәйхиев Айнур Рәшит улы "CLAAS XERION" тракторында (ДМС-12000) 2474 га мәйданда чәчтеләр, Фатыйхов Альберт Роберт улы ("Нива" ҖЧҖ) "fend-930" тракторында 1000 га чәчте. Тукландыруда Мозаффаров Рәмзил Фаяз улы («Зәй» АФ), Кузьмин Елизар Александрович («Восток «АФ), Мөхәммәдиев Илшат Миңнехан улы («Зәй шикәре «АФ), Гребенщиков Евгений Анатольевич («Зәй шикәре» АФ), Хәлиуллин Илнур Рәшит улы ("Нива" ҖЧҖ) аерым уңышларга ирештеләр. Көнбагыш һәм кукуруз чәчүдә- Фәтхуллин Нияз Наил улы һәм Уразайкин Евгений Вениямин улы («Восток» АФ) нан, Борһанов Исхак Гайнетдин улы һәм Гайнетдинов Илдус Камил улы («Зәй»АФ)тырышып хезмәт куйдылар. Шикәр чөгендере чәчүне барлык механизаторлар да төгәл һәм сыйфатлы итеп башкардылар. Механизаторларның барсына да фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз