ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе
2 июньдә 14.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) гражданнарны алимент мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Зәйдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен онлайн чаралар оештырылды: рәсем конкурсы, дистанцион мастер – класслар, викториналар, бию һәм спорт флешмоблары.
2020 елның 29 маенда район аграрийлары терлек азыгы җыюга керештеләр. Бүгенге көндә районда сенаж салу буенча 4 звено эшли.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

30
май, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 31 маенда көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен, град, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр.
Казанда көндез һәм кич белән 2020 елның 31 маенда урыны белән көчле яңгыр, яшен, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре игълан ителде. Тәртип урнаштыруның нәтиҗәле механизмы «иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсын тагын бер кат раслады.
Соңгы кыңгырау - мөһим тормыш этабын тәмамлау һәм яңа, тагын да мавыктыргыч тормыш юлына аяк басу ул.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2019 елда үзмәшгульлек салымнарын кире кайтару өчен 1,6 млрд. сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды.


29
май, 2020 ел
җомга

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнилевич Хафизов шәһәрдә ишегалды территорияләрендә йөреп, аларның торышын карап чыкты. График буенча карау өчен Ленин урамының 11, 15нче йортлары, Комсомол урамының 73,75,77 йортлары, Никифоров урамының 85, 71, 73 йортлары, Төзүчеләр урамының 11нче йорты, Нефтьчеләр проспектының 23нче йорты, Ленин урамының 1а, 1б йортлары, Җиңү проспектының 1/11, 1/09 йортлары, Тавлин урамының 26 йорты ишегаллары кертелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International