Зәй чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2020 елның 30 мае, шимбә
Соңгы кыңгырау - мөһим тормыш этабын тәмамлау һәм яңа, тагын да мавыктыргыч тормыш юлына аяк басу ул. Традицион тантаналы чара мәгариф идарәсе, шәһәр һәм район мәктәпләре һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары аккаунтлары интернет киңлекләрендә узды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм ата-аналарны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Равил кызы Печина котладылар. Зәй муниципаль районы педагогик хезмәт ветераннары советы рәисе Тамара Анатольевна Чуфырина һәм 4 нче мәктәп директоры Альбина Равил кызы Ларина үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International