Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнилевич Хафизов шәһәрдә ишегалды территорияләрендә йөреп, аларның торышын карап чыкты. График буенча карау өчен Ленин урамының 11, 15нче йортлары, Комсомол урамының 73,75,77 йортлары, Никифоров урамының 85, 71, 73 йортлары, Төзүчеләр урамының 11нче йорты, Нефтьчеләр проспектының 23нче йорты, Ленин урамының 1а, 1б йортлары, Җиңү проспектының 1/11, 1/09 йортлары, Тавлин урамының 26 йорты ишегаллары кертелгән иде. Бүген ул территорияләрдә төзекләндерү эшләре алып барыла. Башкарма комитет җитәкчесе үләннәрнең чабылуына, кече архитектура фигураларының һәм эскәмияләрнең буялу-буялмавына аеруча игътибар бирде. Җитәкче тарафыннан эш барышына канәгатьсезлек белдерелмәде. Әлегә барлык эшләр дә график нигезендә алып барыла.