Хөкүмәт үзмәшгуль гражданнарга салымны кире кайтаруга 1,6 млрд. сум бүлеп бирә

2020 елның 30 мае, шимбә

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2019 елда үзмәшгульлек салымнарын кире кайтару өчен 1,6 млрд. сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды. Акча хөкүмәтнең резерв фондыннан бүленәчәк. Үзмәшгуль гражданнарга салымны кире кайтару өчен Федераль салым хезмәтенә гаризалар җибәрү яки раслый торган документлар тапшыру таләп ителми. Акча автомат рәвештә "Минем салым" мобиль кушымтасында күрсәтелгән банк картасына керәчәк. Бу субсидия бирү кагыйдәләре белән каралган, аларны Михаил Мишустин раслаган. Үзмәшгульләргә ярдәм- коронавирус инфекциясе килеп чыгу сәбәпле килеп туган хәлдә бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү өчен Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән чараларның берсе. Үзмәшгульләр тарафыннан һөнәри керемгә салым түләү буенча эксперимент Россиядә 2019 елның 1 гыйнварында старт алды. Махсус салым режимы, «Минем салым»мобиль кушымтасында теркәлеп, бернинди хисапсыз һәм салым органнарына визитларсыз эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бирә. Эш бирүче һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган, продукт яки хезмәт күрсәтүче һәм елына 2,4 млн сумнан артмаган табыш алучы гражданнар һөнәри керемгә салым түләүчеләр була ала. Салым ставкасы 4% тәшкил итә (физик затлар белән эшләүчеләр өчен) һәм 6% (компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр белән эшләүче өчен). Мобиль кушымтада беренче тапкыр теркәлгән үзмәшгуль гражданнарга 10 мең сум күләмендә салым өлеше кайтарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International